2017 елның 7-9 июнендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районнарының авыл җирлекләрендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл кылу өчен гражданнар җыеннары үткәрелде. Чараларда Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы советы һәм Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре, прокуратура һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы начальнигы һәм кызыксынулы башка затлар катнашты.
Чараларда янгын куркынычсызлыгы, хокук бозуларны кисәтү кебек җирле әһәмияттәге мөһим мәсьәләләр белән беррәттән, законнарны, җәмәгать тәртибен, җирле үзидарә органнарының хокукый актларын бозуга юл куйган гражданнарның тәртибе буенча да фикер алышу булды. Болар – асылда шәхси хуҗалыкларында өйдә ясалган спиртлы продукцияне сату белән шөгыльләнүче гражданнар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәр авыл җирлегендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә законнарны һәм бу өлкәдәге бозулар өчен җаваплылык чараларын аңлатты. Моннан тыш авылда яшәүчеләрнең сорауларына (кулланучылар хокукларын яклау турында законга кагылышлы) җаваплар бирелде.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә «Вестник потребителя» газетасының соңгы саннары һәм кулланучылар хокукларын яклау турында буклетлар тапшырылды.