Түбән Кама территориаль органы белгечләре, инде күптән гадәткә кергәнчә, мәктәп укучылары арасында кулланучы буларак аң-белемне үстерү максатында чаралар үткәреп килә, һәм мондый чаралар сезоны җәйге каникул белән генә дә чикләнелми. Бу юлы укучыларга хокук белемнәре дәресе Җәлил №2 урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы җәйге лагерьда уздырылды.
Белгечебез яшь кулланучыларны “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы нормалары белән генә түгел, бәлки товар сатып алганда, хезмәт күрсәтүгә заказ биргәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән дә таныштырды. Балаларга “куллану экстремизмы” төшенчәсе, тәгаенләп әйткәндә, бу төшенчәнең, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне кулланучылар тарафыннан, шәхсән файда алу максатында, кулланучылар хокукларын яклау турында законны үзләре ягына борырга маташуны аңлатуы төшендерелде. Ә инде кулланучының үзен әнә шул рәвешле әдәпсез тотуының яхшыга илтмәве, бәлки килеп туган хәлне тагын да катлауландыруы гына аңлатылды. Чөнки Закон һөҗүм итү өчен түгел, ә яклау өчен уйлап табылган!
Моннан тыш балаларга Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең төп нигезләмәләре, шулай ук киңәш-табыш алу яки санга сугылмаган хокукларны яклау өчен дәүләт органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатып үтелде.
Укучыларга бу дәрес лекция рәвешендә генә түгел, ә слайдлардан файдалану нигезендә дә үткәрелде. Дәрестә 1-2 сыйныф укучыларына күңелсез булмасын өчен әлеге темалар буенча мультфильмнар күрсәтелде. Яшь куланучылар белгечебез сөйләгәннәргә битараф калмыйча, әңгәмә тәмамлануга ук үзләрен кызыксындырган сорауларын бирергә ашыкты. Әйтик, күптән түгел генә әтисе кызына торт алган, әмма аны ашаганнан соң кызчыкка начар булган. Ни өчен: артык күп ашагангамы, әллә инде товарның яраклылык срогы чыккангамы?! Балалар үзләренең барлык сорауларына да тулы җаваплар ишетте.