Түбән Кама территориаль органы хәбәр итә

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Түбән Кама территориаль органына борчуы тавышына ук чыккан бер ата шалтыратты. Баксаң, шәһәр кибетләренең берсендә аның улына электрон сигарет сатканнар. Балигъ булмаганнарга тәмәке сату тыелмыймы икәнни соң, дип сыкрану катыш гаҗәпсенүен дә яшермәде ул.

Сәламәтлекне саклау турында Россия Федерациясе законнары ( “Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтене йогынтысыннан һәм тәмәкене куллануның аянычлы нәтиҗәләреннән саклау турында” № 15-ФЗ Федераль закон,“Тәмәке продукциясенә техник регламент” 22.12.2008 N 268-ФЗ Федераль закон, шулай ук “Электрон сигаретлар турында” 29 апрель, 2013 ел, N 24-4-7000984 РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы хаты) нигезендә, балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен сату тыелган.  Шул ук вакытта электрон сигаретлар, составында тәмәке булмаганлыктан, тәмәке продукциясенә кертелә алмый. Мондый сигаретка салу өчен кулланыла торган сыекчалар да тәмәке продукциясенә керми.

№15-ФЗ законның 16 статьясында тәмәке продукциясе булып тормаган товарларның башка төрләрен җитештерүдә, мондый товарлар белән күпләп һәм ваклап сату итүдә тәмәке әйберләреннән файдалану һәм аларны имитацияләү тыелган.

Моннан исә шундый нәтиҗә чыгарырга була: илебез территориясендә гадәти сигарет төсендә җитештерелгән электрон сигаретлар тыелган. Башка товарлар җитештерүдә дә сигаретлар сурәтен  һәм имитациясен эшләү тыелган. Күп кенә сатып алучылар билгеләп үткәнчә, кайбер кибетләрдә тышкы “кыяфәте” чын сигаретка охшаган электрон сигаретлар сатуда булган. Әмма мондый сигаретлар кибет киштәсенә куелмаган, чөнки бу тәмәкене рекламалау турында законга каршы килә.

№15-ФЗ законның 20 статьясы балигъ булмаганнарга тәмәке продукциясен сатуны, балигъ булмаганнарга тәмәке куллануны, шулай ук балаларны тәмәке куллану процессына җәлеп итүне тыюга багышланган. Димәк, законга үзгәрешләр кертелгәнче, балигъ булмаганнарга электрон сигаретлар сату  һәм аларның мондый продукцияне куллануы закон тарафыннан гаепләнелми. Балаларның моның ише товарларны сатып алуы фәкать 6дан 14 яшькә кадәрге кечкенә балаларның, шулай ук 14тән 18яшькә кадәрге балигъ булмаган балаларның алыш-бирешләре турында Гражданлык кодексы нигезләмәләренә туры китереп кенә җайга салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International