Казан шәһәрендә яшәүче берәүнең язмача мөрәҗәгатендә күрсәтелгәнчә, 5 июнь көнне аңа федераль трасса янәшәсендә урнашкан кафеларның берсендә (Югары Ослан районы) 370 сумнан бер шешә «Белая береза» аракысын сатканнар. Мөрәҗәгать итүче үзенең әлеге шикаять хатында шешә муенындагы буяуның кырылганлыгын, шешә пыяласының бер үк төрле генә булмаганлыгын, федераль махсус маркасының ЕГАИС базасына кертелмәгәнлеген (интернет аша шәхсән үзе тикшергән) күрсәткән.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре “Росалкогольрегулирование” оешмасының мәгълүмат базасы аша мөрәҗәгать итүченең шешәсенә ябыштырылган марка белән бөтенләй башка төрле алкогольле продукциянең, тәгаенләп әйткәндә, «Эталон» аракысының теркәлгәнлеген билгеләде.
Моңа бәйле рәвештә административ эш кузгатылды. 2017 елның 7 июнендә административ тикшерү кысаларында сәүдә объектын тикшерү барышында 0,5л сыешлы бер шешә «Белая береза» аракысының әйләнештә булуы ачыкланды.
Бу шешәнең маркасы тикшерелеп, әйләнештән алынган шешәгә ябыштырылган марка номеры белән дә «Эталон» аракысының теркәлгәнлеге билгеләнде.
Әйләнештән алынган продукция экспертизага җибәрелде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.
Ялган маркалы алкогольле продукцияне, җитмәсә әле лицензиягә ия булмыйча гына, әйләнештә йөрткән өчен эшмәкәргә, легаль булмаган продукциясен конфискацияләп, 15 мең сумга кадәр штраф яный.
Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре агымдагы ел башыннан бирле маркировкасыз һәм Россия Федерациясе законында күздә тотылган мәгълүматларсыз гына алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү фактлары буенча 30 административ эш кузгатты.
Ел башыннан бирле территориаль орган белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә маркировкаланмаган яки ялган маркалар белән тамгаланган барлыгы 2,5 тоннага якын алкогольле продукцияне легаль булмаган әйләнештән алды инде.