Балыкны хәмерсез генә тотып булмый, күрәсең...

2017 елның 20 июне, сишәмбе

2017 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча бүлегеннән тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.

Полиция хезмәткәрләре Базарлы Матак - Болгар шәһәре автомобиль юлының 60 нчы чакрымында «Lada Самара» маркалы автомобильне тикшергәндә хәмер продукциясенә тап булган. Ульяновск шәһәрендә яшәүче ир-атның машинасы салонында Казахстан Республикасында җитештерелгән 12 шешә PARLAMENT аракысы һәм 4 шешә коньяк, шулай ук Германиядә җитештерелгән «Ликер KIRSCH» этикеткасы белән (агызып тутыру датасы күрсәтелмәгән) һәркайсы 0,7шәр л сыешлы 4 пыяла шешә табылган.  Бөтен продукциядә дә Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировканың юклыгы ачыкланган. Хокук саклау органы хезмәткәрләренең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә 10,8 литр күләмендә хәмер продукциясе хуҗасыннан тартып алынган. Продукция хуҗасы әйтүенчә, коньяк белән аракыны ул үз ихтыяҗлары өчен сатып алган. Шул ук вакытта коньяк һәм ликер, янәсе, инде 2016 елның декабрендә үк Ульяновск шәһәре кибетеннән, ә аракы – 8 июньдә таныш булмаган бер ир-аттан сатып алынган. Барлык хәмер продукциясе дә балык тотканда кәеф-сафа кору өчен юнәтелгән.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре әлеге факт буенча административ тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International