Зеленодол территориаль органы хәмер базары өлкәсендә ачыкланган закон бозу очраклары өчен салынган административ штрафларны түләтү буенча суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре белән уртак эшне дәвам итә.
Шул рәвешле 2017 елның 15 июнендә дә бурычлыларның яшәү урыннары адреслары буенча йөреп чыгылды. Штраф түләргә теләмәгәннәрне өйләрендә “тоту” өчен иртән-иртүк рейд ясалды.
Әлбәттә, бурычлыларның һәммәсе белән дә күзгә-күз очрашырга насыйп булмады. Шулай да рейд нәтиҗәсе начар түгел: өч кеше барлыгы 21 мең сумлык бурычын түләде. Моннан тыш штраф түләүдән качучыларның яшәү урыны адреслары буенча йөреп чыгу бурычлының эш урыны, фактта яшәү адресы турында күрше-күләннәреннән өстәмә мәгълүматлар алу мөмкинлеге дә бирде. Бу мәгълүматлар, һичшиксез, административ штрафларны түләтү буенча башкарыла торган эштә кулланылачак.