Кызыклы гына түгел, файдалы да!

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Каникул – мәктәп укучылары өчен зарыгып көтеп алынган чор. Әмма аларның күбесе каникулны да үзенең мәктәбендә үткәрә.

Түбән Кама территориаль органы белгечләре, сабыйларда кызыксыну тудыру һәм аларга файдалы мәгълүматлар ирештерү ниятеннән, “Куллану экстремизмы -  начар  әйбер!” дигән темага дәрес үткәрде. Яшь кулланучылар сорау-җавап рәвешендәге әңгәмәдә бик теләп катнашып, әлеге темага мультфильмнар карады һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Сорауларның берсе дистанция ысулы белән товар сатып алуга кагылышлы булды.

Шулай итеп, дәрес сизелмичә дә узып китте. Балалар расписаниедә мондый дәресләрне күбрәк булдыру теләген җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International