Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Актаныш муниципаль районында комплекслы чара үткәрде. Аның барышында Актаныш авылының 4 кибетендә: «Магнит», «Альмига», “Миләш”, «Гүзәл» кибетләрендә социаль әһәмиятле азык-төлек бәяләренә мониторинг уздырылды. Әйтергә кирәк, әлеге сәүдә объектларында бәяләрне арттыру күзәтелмәде. Әмма «Альмига» кибетендә (хосусый эшмәкәр Фәхретдинова Л.Ф.) һәм «Миләш» кибетендә (хосусый эшмәкәр Тимерова Р.Р.) социаль әһәмиятле икмәк сортлары: “Сельский” һәм “Дарницкий” икмәкләренең булмавы ачыкланды.
Белгечләребезнең Актаныш авылы кибетләрендә даими булуы сыйфатлы һәм чагыштырмача арзан бәяле барлык 24 төрдәге социаль әһәмиятле продуктларның тәкъдим ителүенә ирешү мөмкинлеге бирә.
Консультация өстәлләре уздыру исә торак пунктта яшәүчеләр өчен үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табу мөмкинлеге тудыра. Белгечләребезнең килеп туган теге яки бу хәлгә кагылышлы конкрет киңәшләре кыска гына вакыт эчендә проблемаларны хәл кылуга, яклар арасында үзара килешүгә ирешүгә ярдәм итә.
Шулай ук районның 5 торак пунктында: Пучы авылында (“Гөлнар” кибете), Адайда (“Айсылу” кибете), Татар Ямалы авылында (“Акчарлак” кибете), Такталачык авылында (“Регина” һәм “Таир” кибетләре), Актаныш авылында (“Гүзәл”, “Магнит” кибетләре) сыраның тәкъдим ителүенә мониторинг уздырылды.
Ә инде эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Л.Г.Камалова Актаныш авылының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы “Тамчы” лагерендә ял итүче башлангыч сыйныф укучылары белән куллану белемнәре нигезләре буенча дәрес үткәрде.