Халыкны кулланучы буларак үстерү

2017 елның 23 июне, җомга

2017 елның 22 июнендә Арча муниципаль районының Урта Корса авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү оештырылды. Чарада Урта Корса авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Вафина, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина катнашты.

Кабул итүне үткәрүнең максаты халыкны кулланучы буларак агарту, сатучылар тарафыннан хокуклары санга сугылмаган очракларга әзерләү өчен үзләренең законлы хокукларын, мәнфәгатьләрен якларга өйрәтүдән гыйбарәт булды.

Шуңа бәйле рәвештә гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау турында закон нормалары, кулланучының сыйфатлы товарга (эш, хезмәт күрсәтүгә), тиешле мәгълүматлар алуга, зыянны каплауга төп хокуклары бәян ителде. Карап тикшерелгөн мөрәҗәгатьләрдән, суд тәҗрибәсеннән, сатучының килеп туган бәхәсне претензия, судка кадәр тәртиптә җайга салудан баш тартуына мисаллар китерелде. Берочтан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең  интернет челтәрендәге “Кулланучылар хокукларын яклау” сайтында претензияләр үрнәкләрен һәм кирәкле, файдалы күп кенә мәгълүматларны табып булуы турында да искәртеп үтелде.

Әлеге чарада үзләштерелегән белемнәренең авыл халкына кибеттә теге яки бу товарны дөрес итеп сайлап алуга, товар, җитештерүчесе турында мәгълүматлар алуга хокукын тормышка ашыруга, продукциянең сыйфатсыз  булуын мөстәкыйль ачыклауга ярдәм итәсенә ышанып калабыз.

Очрашу эшлекле, шул ук вакытта дустанә рухта узды. Чараны оештыручылар һәм авыл халкы бер-берсенә рәхмәт әйтеп, мондый очрашуларның зарурилыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International