2016 елдан бирле шәһәребездә стационар булмаган 83 сәүдә объекты җир белән тигезләнде инде. Аларның 39 ында “ике төрле максаттагы” спиртлы продукция сатылган. Бүген, арбитраж суды карары нигезендә, “Райисполком” тукталышында «Аю» кафесын сүтү эшләре бара.
“Бу эшне планлы төстә, системалы рәвештә алып барабыз. Кайбер объектларны билгеләнгән срокны берникадәр кичектереп сүтәргә туры килә. Әмма сүтү-җимерү эшләренең һәммәсе фәкать закон нигезендә тормышка ашырыла. Сүтү буенча карар (узган елда кабул ителгән) барлык хезмәтләр белән килештерелгән, шул исәптән прокуратура белән дә”, – дип хәбәр итте куллану базары бүлеге начальнигы Рәйсә Солтанова.
Хәзерге вакытта тукталышлардагы барлык стационар булмаган сәүдә объектларын тикшерү төгәлләнгән. Милекчеләр 30дан артыграк объектны күрсәтмә алганнан соң мөстәкыйль сүткән. Мәскәү проспектындагы капиталь булмаган объекты та шундый ук язмышка дучар ителәчәк.
Шуны да исегезгә төшереп үтик: законсыз урнаштырылмаган стационар булмаган сәүдә объектларын ачыклау, сүтү һәм саклау тәртибе турында нигеләмә узган ел азагында шәһәр башкарма комитеты тарафыннан расланган иде. Биредә сүз законсыз төстә эшләүче киосклар, барлык төрдәге павильоннар, лоток, палаткалар, капиталь төзелеш объектлары булып тормаган корылмаларда урнашкан кабымлыкханәләр һәм кафетерийлар турында бара. Павильонны сүтү турында күрсәтмә 14 көнлек срокка бирелә. Ике атна эчендә сүтү хәл ителмәсә, бу эш шәһәр средстволары хисабына башкарыла.