Әтнә районы Кенәр авылында гражданнарны күчмә кабул итү

2017 елның 23 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре халыкның кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аң-белемнәрен үстерү максатыннан даими рәвештә күчмә чаралар үткәреп килә.

Гражданнарны күчмә кабул итүнең чираттагысы 23 июнь көнне Әтнә районы Кенәр авылында булып узды. Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координаңияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина катнашты.

 Авылда яшәүчеләргә кабул итүнең буласы турында алдан ук тиешле белдерүләр аша хәбәр итеп куелган иде. Алар билгеләнгән вакытта үзләрен кызыксындырган сорауларын бирү өчен хезмәткәрләребез янына ашыкты. Кабул итү барышында сыйфатсыз товарны ничек кире кайтарырга; касса чегы булмаганда, товарны ничек кире кайтарырга; таләпне канәгатьләндерүдән баш тартылган очракта нишләргә һәм ремонт чорында озак кулланылыштагы  товарның башкасын биреп тору гозере инкарь ителгәндә нишләргә, дигәнрәк сораулар бирелде.

Ирештерелгән барлык сорауларга тулы җаваплар бирелде. Гражданнарга һәр конкрет очракта, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы статьяларына һәм “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 19.01.1998  ел, №55 РФ Хөкүмәте карары пунктларына таянып,  үзләренең хокуклары һәм бу хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Кабул итүгә килгән барча халык үткәрелгән чара өчен рәхмәт белдереп, мондый очрашуларны алга таба да үткәрү зарурилыгын билгеләп үтте. Чарада катнашучыларның һәммәсенә кулланучылар хокукларын яклауга багышланган төрле материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International