Юлларда закон бозулар ачыклана

2017 елның 23 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск һәм Спас районнары буенча бүлекләреннән легаль булмаган хәмер ташу фактлары буенча тикшерү материаллары карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.

Кыркүл – Масловка – Ромодан автомобиль юлының 9 нчы чакрымында «Богдан 2110» маркалы машинаны тикшергән чагында этикеткалары, маркировкасы һәм товарны озату документлары булмаган,  ә менә составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекча тутырылган һәркайсы 5әр литрлы 12 пластик савыт табылган. Продукция хуҗасы – Алексеевск районы егете үзенең аңлатмасында шешәләрдә аракы икәнлеген, аны Казанның  «Горки» микрорайонындагы базар янында барлыгы  9600 сумга сатып алганлыгын аңлаткан.

Базарлы Матак – Болгар автомобиль юлының 56 нчы чакрымында «ВАЗ 2109» машинасы салонын тикшергәндә шулай ук этикеткалары, маркировкасы һәм товарны озату документлары булмаса да, составында этил спирты билгеләре булган үтә күренмәле сыекчалы 5әр литрлы 24 полиэтилен савыт табып алынган. Бу юлы продукция хуҗасы – Спас районы егете хәмерне  Казан – Оренбург юлында таныш булмаган бер ир-аттан сатып алганлыгын аңлаткан.

Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре оператив чаралар нәтиҗәсендә барлыгы 180 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясен әйләнештән алган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре легаль булмаган хәмер ташу фактлары буенча административ тикшерүләр үткәрә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International