Кулланучылар өчен – “түгәрәк өстәл”

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

2017 елның 26 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Арча шәһәре базарында “Түгәрәк өстәл” оештырды. Анда республика куллану базарының көн кадагына суга торган проблемалары буенча фикер алышу булды.

Чарада кулланучылар белән килеп чыккан бәхәсле хәлләргә конкрет мисаллар китерелде, судка кадәр тәртиптә, шулай ук суд тәртибендә проблемаларны хәл кылу юллары күрсәтелде. “Түгәрәк өстәл” гә килгән гражданнарны торак шартларын яхшырту; чүп-чар җыештыру; фатирларны су басу һәм торак-коммуналь хезмәтләр бәясен дөрес исәпләмәү кебек мәсьәләләр кызыксындырды. Моннан тыш ватык телевизор һәм телефон сатып алырга туры килгән бәхетсезләр үзләренең сорауларын бирде. Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы барлык мәсьәләләр каралып, мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе квалификацияле, тулы җаваплар ишетте.

Кулланучылар хокукларын яклау -  ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бүлек хезмәткәрләре, юридик яктан аң-белемнәрен үстерү өчен, гражданнарыбызны мондый чараларда активрак катнашырга, компетентлы белгечләребездән бушлай консультацияләр алырга өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International