2017 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә буенча бүлегеннән тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итүгә алынды.
Полиция хезмәткәрләре “Яңа Чишмә – Андреевка – Новотроицкое” автомобиль юлының 4 нче чакрымында «Богдан» маркалы машинасын тикшергәндә хәмер продукциясенә тап булган. Түбән Камада яшәүче бер-итның үз машинасында Казахстан Республикасында җитештерелгән 6 атамадагы аракыны алып кайтышы икән. Продукциядә Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировканың булмавы ачыкланган. Шулай итеп, хокук саклау органнарының оператив гамәлләре нәтиҗәсендә 192 литр күләмендә легаль булмаган хәмер продукциясе хуҗасыннан тартып алынган. Продукция хуҗасы әйтүенчә, аракыны ул алдагы көнне Казахстан Республикасының Уральск шәһәрендә сатып алган.
Хәзерге вакытта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре тиешле маркировкасы булмаган килеш кенә алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү факты буенча административ тикшерү үткәрә.