Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, күп еллык тәҗрибәсеннән чыгып, җәйге чорда алкогольле продукция сату вакытын чикләүне үтәмәүгә бәйле закон бозу очраклары арта, дип кистереп әйтә ала. Иртән-иртүк тә (10.00 сәгатькә кадәр), төнлә дә (22.00 сәгатьтән соң) сыра сатуга бигрәк кагыла бу. Моның нәрсәгә бәйле икәнен әйтүе кыен: көннең озын булуы аркасында кайбер гражданнарыбызның “яшел елан”нан башка тора алмауларынамы, әллә инде башка сәбәпләре дә бармы?..
Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкогольле продукция сату вакытын санга сукмау очракларын ачыклау буенча даими рәвештә чаралар уздырып килә. Әйтергә кирәк, бу эш үзенең нәтиҗәләрен дә күрсәтә: әнә 2017 елның 20 июнендә дә Чирмешән районының Бәркәтә авылы кибетләренең берсендә закон нигезендә тыелган вакытта сыра сату факты ачыкланды.
Нәтиҗәдә бу хәлгә юл куйган хосусый эшмәкәр РФ КоАП 14.16 статьясындагы 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.