23 июнь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең 10 нчы мәктәбендә балаларга куллану базары өлкәсенә кагылышлы аң-белемнәр эстәү өчен уен рәвешендә очрашу үткәрде. Чарада 7дән 10 яшькә кадәрге балалар катнашты.
“Кулланучы – кем ул?” дигән сорауга җавап бирү, “сыйфатсыз товар”, “товарның яраклылык срогы” дигән төшенчәләрне, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, № 2300-1 РФ Законын балаларга аңлату үткәрелгән чараның төп максатына әйләнде.
Сәүдә объектларында әледән-әле чыгып торган теге яки бу хәлләрне уен рәвешендә аңлату сабыйларга яңа белемнәрен тирәнрәк үзләштеререгә ярдәм итте.
“Бик тә файдалы очрашу үткәрелде! - дип йомгак ясады үткәрелгән чарага мәктәп яны лагере директоры. - Гади телдә, уеннар, видеороликлар аша ирештерелгән мәгълүматлар балага яңа белемнәрне хәтеренә ныграк сеңдерүгә ярдәм итә. Аларның базар мөнәсәбәтләре ыгы-зыгысында югалып калмый торган кешеләр булып үсүенә, Законны белүләренең үзләренең кулланучы буларак хокукларын яклавына ярдәм итәсенә ышанабыз”.
Очрашу истәлеккә фотога төшү, киләсе елда да очрашырга теләк белдерү белән төгәлләнде.