Контрафакт хәмер куллану кешенең гомере һәм сәламәтлегенә бик зур зыян салу белән төгәлләнергә мөмкин. Агулануның сәбәбе - азык-төлек булмаган спирт куллану. Азык-төлек спирты табигый ашлык-колмактан ясалса, азык-төлек булып тормаган спиртны җитештерүдә нефтьтән алына торган очсызлы крекинг-продукт кулланыла. Мондый спиртта үлем-китемгә китерә торган компонентлар: метанол, альдегид, эфирлар бар.
Легаль булмаган сыйфатсыз хәмер продукциясенә тап булмас өчен Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында кулланучыга алкогольле продукциянең легаль булу-булмавын тикшерү мөмкинлеге бирердәй сервис эшли:
https://uslugi.tatarstan.ru/alko
Моның өчен хәмер партиясенең теркәүгә алу номерын кертергә кирәк. Бу номерны шешә бөкесендә (хәмер Татарстан Республикасында җитештерелгән очракта) яки наклейкасындагы штрих-коды өстендә (хәмер Татарстан Республикасыннан читтә җитештерелгән очракта) табарга була.
Ә инде хәмер базарында закон бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы (алга таба - “Халык контроле” ГИС) эшләп килә:
https://uslugi.tatarstan.ru/open-gov
Татарстан Республикасы территориясендә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган җитештерү һәм әйләнештә йөртүне ачыклауга ярдәм иткән гражданнарга түбәндәге категорияләр буенча матди бүләкләү гамәлгә кертелгән:
“Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнештә йөртү (үзбелдеклеләнеп, лицензиягә ия булмаган килеш кенә җитештерү (яшерен цехларда, гаражларда һ.б.), агызып тутыру, зур күләмдә алкогольле һәм спиртлы продукцияне эшкәртү; легаль булмаган хәмер продукциясен ташу (контрабанда), шул исәптән чит илләрдән);
“Сәүдә кагыйдәләрен бозу” ( 22.00дән 10.00 сәгатькә кадәр хәмер сату, сәүдә предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары тирәсендәге территориядә урнашкан булуы; лицензиясез генә, стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукция сату; контрафакт хәмер продукциясе сату; “ике төрле максаттагы” спиртлы сыекчалар сату);
“Җәмәгать туклануы” (җәмәгать туклануы предприятиесенең алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмау; алкогольле продукция сатучы җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмалары тирәсендәге территориядә урнашкан булуы).
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Вәкаләтле вазыйфаи затлары, үзләренә тапшырылган вәкаләтләр кысаларында,” Халык контроле” ГИСка алынган хәбәрләрдә билгеләнгән закон бозу фактлары буенча тикшерү үткәрә. Закон бозу факты расланганнан соң Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мөрәҗәгать итүчеләргә акча түли.