“Бердәм Россия” партиясе бүлегендә гражданнарны кабул итү

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

2017 елның 28 июнендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре “Бердәм Россия” партиясе Татарстан Республикасындагы бүлегенең Саба районындагы  җәмәгатьчелекне кабул итү җирле бүлекчәсендә алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрде.

Анда гражданнарны борчыган мәсьәләләр каралды. Аларның сораулары асылда сыйфатлы товарны башкасына алыштыру һәм кире кайтару очракларында кулланучылар хокукларын яклауга; сыйфатсыз товарларга экспертиза үткәрү сроклары һәм кагыйдәләренә; кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү срокларына; товарда кимчелекләр ачыкланган очракта кулланучы хокукларына кагылышлы булды. Моннан тыш алкогольле продукция һәм яраклылык срогы чыккан товарлар сатуга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Гражданнарга РФ законнары, шул исәптән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 ел, №2300-1 РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең  19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә кулланучы буларак үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, судка кадәр тәртиптә һәм суд тәртибендә кулланучылар хокукларын яклау тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International