Законсыз хәмер ташыйлар

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

2017 елның 15 маенда полиция хезмәткәрләре  Цивильск – Ульяновск автомобиль юлының  131 нче чакрымында (Чүпрәле районы) Казахстан Республикасында яшәүче берәүнең автомобилен тикшергәндә 60 шешә «Парламент» һәм 30 шешә «Al Farabi» коньягына тап булган. Машина салонында табылган хәмер продукциясенең билгеләнгән үрнәктәге маркалар белән тамгаланмаганлыгы ачыкланган.

Әлеге факт буенча тикшерү матреиалы һәм хуҗасыннан тартып алынган барлыгы 45 литр күләмендә хәмер продукциясе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына тапшырылды.

Хәзерге вакытта маркировкасы булмаган һәм Россия Федерациясе законында күздә тотылган мәгълүматлары күрсәтелмәгән алкогольле продукцияне әйләнештә йөртү факты буенча административ тикшерү үткәрелә. Тартып алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International