Кукмара шәһәрендә, хуҗалык итүче субъектларның һәм халыкның хокукый яктан аң-белемнәрен үстерү, куллану базарында закон бозуларны кисәтү, кулланучыларны борчыган мәсьәләләрне оператив төстә хәл кылу максатыннан чыгып, гражданнарны кабул итү оештырылды.
Әлеге чарада сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләргә, тәгаенләп әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм кулланучылар белән сәүдә хезмәткәрләре арасында килеп туу ихтималы булган теге яки бу бәхәсне хәл кылу юлларына кагылып үтелде. Кабул итү барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 07.02.1992 № 2300-1 Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, № 55 карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге һ.б. аңлатып үтелде.