Казахстан “Парламент”ы

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегеннән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органына Казахстан Республикасында җитештерелгән маркировкасыз хәмер ташу факты буенча материал алынды.

2017 елның 8 июнендә 16 сәгать 10 минутта хокук саклау органнары хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Чүпрәле районында Цивильск - Ульяновск автомобиль юлының 131 нче чакрымында Чуашстан Республикасында яшәүче берәүнең HYUNDAI SANTA FE маркалы машинасында Россия Федерациясе законында күздә тотылган мәгълүматлары күрсәтелмәгән, маркировкаланмаган  420 шешә «Парламент» аракысын  товарны озату документларына ия булмаган килеш кенә алып килү фактын билгеләгән.

Әлеге факт буенча РФ КоАП  15.12 статьясындагы 4 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International