2017 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булып узды

2017 елның 30 июне, җомга

Эш планы нигезендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  1. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” № 6 кече программасы чараларын үтәүнең барышы һәм нәтиҗәләре;

  2. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә эчке финанс контрольлеге турында;

  3. “Алкоголь инспекциясе” Татарстан Республикасы яңа дәүләт мәгълүмат-анализ системасын булдыру һәм гамәлгә кертү.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан актив төстә фикер алышу барышында түбәндәге карарлар кабул ителде:

беренче мәсьәлә буенча:

- “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” № 6 кече программасын тормышка ашыруның торышы турында мәгълүматны игътибарга алу;

- максатчан программа буенча планлаштырылган күрсәткечләргә ирешү дәрәҗәсенең узган елдагы күрсәткечләргә карата уртача 12,2%ка артуы (моның кулланучылар хокукларын яклауның үсүе турында сөйләве билгеләп үтелде);

- Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” № 6 кече программасын тормышка ашыру эшен дәвам иттерү һәм көчәйтүне тәкъдим итү;

икенче мәсьәлә буенча:

-  мәгълүматны игътибарга алу һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан ведомство эчендә финанс контрольлеге функцияләре һәм механизмының дөрес билгеләнүе, нәтиҗәле эшчәнлегенең тәэмин ителүе;

-  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә куелган бурычларны тормышка ашыруны дәвам иттерергә тәкъдим итү. Аларга ирешүдән чыгып,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең финанс-икътисадый үсеш максатларын һәм аларга ирешүгә юнәлдерелгән бурычларны берникадәр үзгәртүне тәкъдим итү;

 - өченче мәсьәлә буенча:

- этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнешенә нәтиҗәле контрольлекне, шулай ук кулланучылар хокукларын яклауны хәл кылу өчен кирәкле мәгълүматлар җыю, эшкәртү һәм анализлау максатында  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат системасының мөһимлеген һәм актуальлеген тану;

- “Алкоголь инспекциясе” дәүләт мәгълүмат анализ системасын гамәлгә кертүнең озак һәм катлаулы процесс булуыннан чыгып,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә “Алкоголь инспекциясе” дәүләт мәгълүмат анализ системасын гамәлгә кертүне төгәлләү (2017 елның IV кварталында тулысынча гамәлгә кертүне күздә тотып) буенча эшләр графигын булдыруны тәкъдим итү;

- “Алкоголь инспекциясе” дәүләт мәгълүмат анализ системасын гамәлгә кертүнең нәтиҗәләрен 2018 елның  I кварталында Иҗтимагый совет утырышында карап тикшерү турында.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет утырышына  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең җаваплы хезмәткәрләре – җитәкче урынбасары, шулай ук структур подразделениеләре начальниклары чакырылды.

Утырыш азагында  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Илдар Талиф улы Насретдинов Иҗтимагый совет утырышларына мәгълүмат әзерләгәндә техник чаралардан күбрәк файдаланырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International