Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 31 май, 2017 ел, №1728 боерыгы (алга таба – Боерык) нигезендә, сатып алучының балигълык яшенә җитүенә шик туган очракта сатучы таләп итүгә хокуклы булган, алкогольле продукцияне сатып алучының яшен билгеләү мөмкинлеге бирердәй документлар исемлеге киңәйтелде.
Хәзер сатучы, шул исәптән машина йөртү таныклыгы яки тамашачының персонификацияләнгән картасы (FAN ID) буенча да сатып алучының балигълык яшенә җитү-җитмәвен билгели ала.
Боерыкның 3 пункты нигезендә, сатучы 2018 елның 31 декабренә кадәр FAN ID буенча сатып алучының яшен тикшерергә мөмкин. FAN ID, ягъни җанатар паспорты – хуҗасының исеме һәм фамилиясе күрсәтелгән, фотосурәте һәм магнитлы полосасы булган пластик карточка ул. Бу – стадионга керү өчен, билет кебек үк, кирәкле мәҗбүри документ. Җанатар паспорты Россиядә 17 июньнән 2 июльгә кадәр үткәрелгән Конфедерацияләр кубогы уеннары көннәрендә стадионга керү өчен мәҗбүри документ булып торды. 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарын тамаша кылу өчен дә стадионга фәкать шушы документ буенча гына кереп булачак.
Калган документларга керә:
1. Россия Федерациясе территориясендә Россия Федерациясе гражданинының шәхесен раслаучы Россия Федерациясе гражданины паспорты.
2. Гомумгражданлык чит ил паспорты.
3. Россия Федерациясе гражданины шәхесен раслаучы вакытлыча таныклык.
4. Диңгезче паспорты (диңгезченең шәхесен раслаучы документ)
5. Дипломат паспорты
6. Хезмәт паспорты
7. Россия Федерациясе хәрби хезмәткәренең шәхесен раслаучы документ яки гражданинның хәрби билеты.
8. Чит ил гражданины паспорты.
9. Россия Федерациясендә даими яшәүгә хокук бирүче документ.
10. Россия Федерациясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт.
11.Качак таныклыгы.
12. Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену урыны бирелү турында таныклык.