Зеленодол территориаль органы хәбәр итә

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Советлар Союзы чорында өйдә көмешкә куган өчен җитди күңелсезлекләргә дучар булырга, берочтан көмешкә куу аппаратыннан да мәхрүм калырга мөмкин иде.

Хәзер исә көмешкә куу буенча бернинди дә чикләүләр юк. Аны бары тик сатарга гына ярамый. Әмма көмешкә сатучыны фаш итү, ай-һай, җиңел эш түгел. Мондый “эшмәкәр”ләр бары тик “сыналган, ышанычлы” клиентларына гына сата.  Шуңа күрә аларны “кармак”ка эләктерү, суррогат сатучыны җаваплылыкка тарту өчен дәлилләр җыю бик тә кыенга туры килә. Көмешкә кулланудан агулануга бәйле ихтимал куркынычлар өчен  исә бары тик сатып алучы үзе җавап бирә (һәрхәлдә, көмешкә сатучылар шулай дип уйлый). Ә бит  көмешкә куып остарып беткән “сәүдәгәр”ләр,  акча артыннан куып, “зәмзәм суы”н нәрсә туры килсә – шуннан  ясый. Алар хәтта бу максатта тавык тизәген кулланырга да күп сорап тормый.

Әмма, кем әйткәндәй, кырын эш кырык елдан соң да беленә...

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре бер көн эчендә – 2017 елның 4 июлендә генә дә, өй шартларында ясалып, составында этил спирты булган продукция сату фактлары буенча 3 административ эш кузгатты. Зеленодол шәһәрендә яшәүче өч кеше очсыз гына бәядән -  0,5 сыешлы бер шешә көмешкәне 67-100 сумнан сатканда тотылды.

Гомумән алганда, ел башыннан бирле территориаль орган хезмәткәрләре территориаль орган карамагындагы районнарда көмешкә саткан өчен 51 административ эш кузгатып,  198,575 л суррогатны легаль булмаган әйләнештән алды инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International