5 июль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә көмешкә сату фактларын ачыклау буенча чираттагы рейд уздырды.
Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә яшәүче бер ханым үзенең танышына 120 сумнан ярты литр көмешкә сатканда тотылды.
Көмешкә куып сату белән көн күрергә гадәтләнгән ханым законны җитди төстә бозуын аңлап, бу “агу”ны ясау һәм сату белән башка шөгыльләнмәскә вәгъдә итте һәм үз ихтыяры белән тагын 21 литр спиртлы сыекчаны чыгарып бирде.
Әмма барыбер дә көмешкә сату факты теркәлгәнлектән, административ хокук бозу турында эш кузгатылып, продукция экспертизага җибәрелде. Административ тикшерү тәмамланганнан соң көмешкәче ханымга җәза чарасы билгеләнәчәк.