Ничек итеп акыллы кулланучы булырга?

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Бүген кулланучыга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең киң ассортименты тәкъдим ителә.  Ул гына да түгел, базардагы тәкъдимнәрдән күзләр камаша, башлар әйләнә. Бары тик акчаң гына булсын. Әмма ассортиментның киңәюе белән беррәттән, кулланучылар хокукларын санга сукмауга кагылышлы мәсьәләләр дә ишәя. Бүген кулланучыга килеп туган теге яки  бу хәлләрдә югалып калмас өчен куллану белемнәре нигезләрен ничек тә үзләштерү кирәк. Шуны истә тотып, Түбән Кама территориаль органы белгечләре халыкның кулланучы буларак аң-белемнәрен үстерү максатында даими рәвештә комплекслы чаралар үткәреп килә. Хокукларыңны яклау өчен иң элек аларны ныклап белү кирәк лабаса.

Бу юлы Чирмешән районының Утыз Имән авылында күчмә чара үткәрелде. Шулай итеп, авыл халкы китапханәгә җыелып, белгечләребездән рәхәтләнеп консультацияләр алуга иреште. Чарада “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, шулай ук “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның төп нигезләмәләре һәм аңа кертелгән үзгәрешләр кулланучылар игътибарына җиткерелде.

Әңгәмәдә катнашучыларның һәммәсе үзләренә ирештерелгән мәгълүматлардан, киңәш-табышлардан канәгать калды. Авыл халкына  алга таба теге яки бу сораулары килеп чыкканда элемтәгә керү өчен кирәкле телефон номерлары һәм адреслар урын алган белешмәлекләр дә өләшенде.

Җирле хакимият – район, шәһәр, бистә, авылдагы идарә орган ул. Кулланучылар хокукларын дәүләти яклауны хәл кылучы дәүләт идарәсе органнары белән беррәттән, вәкаләтләре “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 44 статьясында күздә тотылган җирле үзидарә органнары да эшләп килә. Законда болай диелгән: муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар хокукларын яклау максатыннан чыгып, җирле үзидарә органнары хокуклы: кулланучылар шикаятьләрен карап тикшерүгә; аларга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәш-табышлар бирүгә;  кулланучылар  (кулланучыларның билгеләнмәгән даирәсе) хокукларын яклау йөзеннән судларга мөрәҗәгать итүгә. Шуңа күрә, кулланучыларга үзләренең законлы хокукларын тормышка ашыруга ярдәм итү өчен, Яңа Кади авыл җирлеге белгечләренә укыту-өйрәтү характерындагы чара үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International