2017 елның 8 июлендә Әлмәт шәһәре мәйданында көтеп алынган халык бәйрәмнәреннән берсе – Сабантуй узды. Тантаналар театрлаштырылган тамашадан башланып китте. Анда татар халкының милли Сабантуй бәйрәменең килеп чыгу тарихы чагылдырылып, милли гореф-гадәтләр һәм традицияләр күрсәтелде. Шуннан соң, һәр елдагыча, мәйдан үзәге аша районның кыр эшләрен уңышлы төгәлләгән авыл хуҗалыклары машиналары узды.
Бәйрәм программасы балалар мәйданчыгын ачу, төрле ярышлар, милли көрәш, гер күтәрүчеләр ярышы, ат чабышлары белән дәвам итте.
Мәйданда көн дәвамында концерт һәм интерактив уеннар, милли утарлар, халык кәсепчеләре утарлары, “Милли туйлар фестивале”, “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты, шулай ук осталар күргәзмәләре халыкны үзенә җәлеп итеп торды. “Туган авылым” мәдәни-этнографик мәйданчыгында борынгыдан килгән традицияләр буенча әзерләнгән төрле халыкларның милли аш-сулары тәкъдим ителде. Әйтик, Әлмәт кондитерлары бәйрәм күчтәнәче сыйфатында трактор рәвешендәге 350 кг авырлыкта гаять зур бавырсак әзерләгән булып чыкты. Аны пешерү өчен биш көн таләп ителгән!
Шулай ук сәүдә рәтләре дә көнозын эшләп торды. Әлмәттә яшәүчеләр һәм кунакларыбызга азык-төлек, башка товарларның киң ассортименты тәкъдим ителде. “Әлмәт икмәге” ҖЧҖ үзе җитештергән кондитер ризыкларын, шулай ук икмәк һәм икмәк-күмәч ризыкларын халык хозурына чыгарды. Шулай ук «Урс - Торговый Дом» ҖЧҖ, «Агат», «Эссен» Сәүдә йортлары, «Әлмәт Райпосы» ҖЧҖ, «Торговый двор» ҖЧҖнең 2 нче базар эшмәкәрләре дә төрле ассортименттагы продукциясе белән халыкны сөендерергә тырышты.
Бу чарада Әлмәт территориаль органы белгечләре дә катнашты. Бәйрәмдә хуҗалык итүче субъектлар, шулай ук гади сатып алучылар да белгечләребезгә сәүдә, хезмәт күрсәтүләргә бәйле һ.б. сорауларын биреп, аларга тулы җаваплар ишетүгә иреште.
Кыскасы, бәйрәм күңелләребездә онытылмаслык бик тә матур тәэсирләр калдырды.