Ортопедик матрас сайлаганда, безне бу әйбернең уңайлылыгы, бәясе генә түгел, бәлки әле ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуы, ягъни озакка чыдау-чыдамавы һәм бәясен аклау-акламавы да кызыксындыра. Ни кызганыч, кайбер вакытларда бик яратып сатып алган товарыбыз да өч тиенгә яраксыз булып чыга. Чөнки хәтта зур җитештерүчеләр дә кайвакыт бракка юл куя.
Әнә Чаллы территориаль органына шәһәребездә яшәүче бер ханым «ASKONA» фирманың сыйфатсыз ортопедик матрасы (ике ягында да чокырланып торган урыны барлыгы беленгән) өчен түләнгән акчасын кире кайтаруда ярдәм кулы сузуны сорап мөрәҗәгать итте.
Кимчелекле продукцияне ничек итеп башкасына алыштырырга яки аның өчен түләнгән акчаны кире кайтарып алырга? Ортопедик матрасларны алыштыру һәм кире кайтару буенча киңәш-табышларыбыз болайрак.
Завод гарантиясе срогы ортопедик матрасны сатып алган көннән – товар чегы һәм (яки) гарантия талонында күрсәтелгән датадан башланып китә. Товарны сатып алганда, бу документларның дөрес тутырылу-тутырылмавына игътибар итү кирәк, юкса кайвакыт сатучылар мөһер, имза яки дата куярга оныта.
Җитештерүчеләр фәкать җитештерүдә юл куелган кимчелекләр өчен генә җавап бирә. Файдалану сәбәпле тузуы һәм кулланучылар гаебе белән килеп чыккан башка кимчелекләр гарантия “карамагына” керми.
Товарда ис булу җитештерүдә юл куелган кимчелек булып тормый. Чөнки ис бүлмәне әледән-әле җилләтеп торганда 2-4 атна эчендә бетә. Исен тизрәк бетерү өчен ортопедик матрасны тузан суырткыч белән җилләтеп алырга мөмкин.
Производство кимчелекләренә тап булганда, кулланучы товарны сатып алган салонга яки товар блән тәэмин итүченең теләсә кайсы рәсми вәкиллегенә (шәһәрдә булган очракта) мөрәҗәгать итә ала. Товарны сатып алу фактын һәм датасын товар яки касса чегы, товар накладное яисә гарантия талоны белән расларга мөмкин. Сатучы, сатып алучының гаризасы нигезендә, товардагы барлык кимчелекләрне җентекләп тасвирлап, рекламация тутыра. Шул ук вакытта документның расланган бер нөсхәсе сатып алучыда, икенчесе – сатучыда кала, өченчесе, проблеманы карап тикшерү өчен, фабрикага җибәрелә. Мәсьәләне хәл кылу юллары түбәндәгечә булырга мөмкин.
Рекламацияне карап тикшерүгә закон нигезендә билгеләнгән срок 10 эш көне, өстәмә экспертиза үткәрелү очрагында – 20 көнгә кадәр тәшкил итә.
Матрас экспертизага җибәрелгәндә, сатучы вакытлыча файдалануга шундый ук товар биреп тормый (РФ Хөкүмәтенең 19 гыйнвар, 1998 ел, №55 карары).
Завод брагы икәнлеге расланган очракта товарга экспертиза ясау, ремонт эшләре һәм товарны китереп бирү чыгымнары сатып алучы җилкәсенә төшә. Сатып алучының, продукцияне экспертизага бирмичә, сатучы белән килештереп, бәйсез оешмага мөрәҗәгать итүгә һәм чит эксперт мәгълүматларын тапшыруга тулы хокукы бар. Сыйфатлы товарны кире кайтару (башкасына алыштыру өчен) чыгымы тулысынча сатып алучы тарафыннан түләнә.
Намусын җуйган сатучыларның закон нигезендә билгеләнгән кагыйдәләрне бозарга маташу очраклары да юк түгел. Башкасына алыштыру яки ремонтлау өчен сыйфатсыз товарны китереп бирү еш кына сатып алучының үзенә тәкъдим ителә, экспертизаны мөстәкыйль үткәрергә кушыла.
Һәрхәлдә, сатып алучының законлы таләпләрен үтәүдән баш тарту ике нөсхәдәге документ нигезендә рәсмиләштерелергә тиеш: эш судка барып җиткән очракта кәгазьләр хәлиткеч әһәмияткә ия булачак.