Арча районы Пешәңгер авылында – күчмә чара

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

2017 елның 11 июлендә күчмә чара кысаларында ТР Арча муниципаль районының Пешәңгер авылы китапханәсе белән берлектә күп функцияле үзәктә гражданнарны кабул итү булды. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге оештырды. Кабул итүне, үзәк директоры Р.М. Әскәрова, китапханәче Р.Н. Сабирҗанова катнашында,  территориаль орган хезмәткәрләре Л.И. Абдуллина һәм З.Р. Гыйльметдинова үткәрде.

Кабул итү барышында барлыгы 15 кешегә киңәш-табыш бирелде. Бүлек белгечләре торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, шулай ук сыйфатсыз товарларны кире кайтару мәсьәләләре буенча гражданнарның сорауларына җаваплар ирештерде. Гомумән, мөрәҗәгать иткән барча кешегә консультация ярдәме күрсәтелде. Чара барышында республиканың куллану базарындагы төп проблемалар буенча фикер алышу булды. Гражданнарны сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны, аерым алганда, телефон һәм суыткычны кире кайтару яки башкасына алыштыру мөмкинлеге, элемтә хезмәтенең тиешенчә күрсәтелмәве аркасында телекоммуникация челтәрләренә һәм интернет челтәренә тоташудагы кыенлыклар, ремонтның гарантия сроклары, яраклылык срогы чыккан азык-төлекне кире кайтару мәсьәләләре һ.б. кызыксындырды. Низаглы хәлләр буенча конкрет мисаллар каралды, проблемаларны судка кадәр тәртиптә хәл кылу юллары искәртелде.

Ә инде чарага килгән мәктәп укучылары өчен ел саен үткәрелеп килә торган олимпиада темасына кагылып үтелде, аны үткәрү тәртибе һәм сроклары аңлатылды.

Чара ахырында барча кешегә территориаль орган реквизитлары урын алган визиткалар һәм кулланучылар өчен файдалы буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International