Чаллыда – янә Беларусь ярминкәсе

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

2017 елның 10 июлендә Чаллы шәһәренең “КамАЗ” Мәдәният йорты мәйданчыгында инде күптән шәһәребез халкы күңеленә хуш килергә өлгергән Беларусь ярминкәсе тагын бер тапкыр гөрләп алды. Әлбәттә инде, Чаллы территориаль органы белгечләре дә бу вакыйганы игътибар үзәгеннән читтә калдырмады.

Бу ярминкәнең төп үзенчәлекләреннән берсе – Беларусьта җитештерелгән сырларны дегустацияләү.

Шулай итеп, шәһәребездә яшәүчеләр һәм кунаклар үзләренә ошаган сырларны тәмен татып карап кына сатып алу бәхетенә иреште. Кулланучылар хозурына сырларның төрле сортлары  - «халуми», грекларның «фета», «рикотта», «моцарелла», «качотта», «примасоле», зәңгәрсу күгәрекле «ларимар», кызыллы-зәңгәрле тышчалы «реблошон блю» һәм башка уникаль сортлар тәкъдим ителде.

Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, форсаттан файдаланып, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча күчмә консультация пункты оештырды.

Ярминкәгә килгән барча халыкка ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эшләгән буклетлар өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International