Колбасаны дегустацияләү. Бу ризык турында нәрсәләрне белеп торырга

2017 елның 14 июле, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре «Тулпар» базарындагы «ЭКО базар» территориясендә җирле җитештерүче - «Любослава» колбаса һәм ит ризыкларын җитештерүче продукциясен дегустацияләүдә катнашты.

Колбаса турында нәрсәләрне белеп торырга?

Беренчедән, кулланучыга колбасаның рецептурасын укып чыгарга кирәк. Җитештерүче колбасаның рецептурасын тышчасына урнаштырырга тиеш.

Югары сортлы пешерелгән колбасалар  төрле формадагы һәм үлчәмдәге табигый тышлыкта, шулай ук аксымлы һәм газ-пар  үткәрүчән ясалма (барьер) тышлыкларда (сату срогын арттыру мөмкинлеге бирә) сыер һәм дуңгыз итеннән  әзерләнелә.

Сайлаганда, иң элек колбасаның төсенә игътибар итәргә кирәк: никадәр җетерәк булса, анда натрий нитриты шуның кадәр күп, дигән сүз. Аны ни өчен өстиләр? Натрий нитритын, шулай ук аскорбин кислотасын өстәгәндә колбасаның төсе җетеләнеп, матураеп китә. Моннан тыш натрий нитриты консервант ролен дә үти.

Соя яки ярма, кузаклылар өстәлсә, колбаса,  итле-үсемлекле,  дип атала. Әмма моңа карап кына аның биологик кыйммәте кимеми. Чөнки бу очракта колбаса составына үсемлек клетчаткасы һәм кайбер биологик актив матдәләр (соя) өстәлә. Мондый рецептураларны (өстәмәләр белән) җитештерүче үзе эшли.

Чи килеш ысланган (каты) колбасалар аеруча кыйммәтле, затлы ризык булып санала. Алар пешерелми.  20-25 градуста салкын ысул белән ыслана, шул ук вакытта ит ферментацияләнә һәм сусызландырыла. Нәтиҗәдә мондый колбаса пешерелгәненә караганда озаграк саклана. Сүз уңаеннан, чи килеш ысланган кыйммәтле колбасаларда күгәрекнең бозылу билгесе түгел, бәлки, киресенчә, колбасаны черүдән саклаучы микробка каршы матдәләр чыганагы булып торуын да әйтеп үтәргә кирәк.

Колбасаны саклау шартлары һәм срокларына килгәндә, болар азык-төлек өстәмәсе составына һәм тышчасының төренә бәйле. Бу мәгълүматлар колбаса этикеткасында күрсәтелгән булырга тиеш. Пешерелгән колбаса, сосиска һәм сарделька тиз бозыла торган продуктларга керә. Шуңа күрә аларны 2-6 градуста суыткычта уртача 2-5 тәүлек дәвамында гына сакларга  мөмкин. Колбасаның сорты никадәр түбәнрәк булса, аны саклау срогы да шуның кадәр кимрәк. Ярымысланган колбаса җитештерелгәннән соң суыткычта күп дигәндә 12 тәүлек, киселгән очракта – күп дигәндә 10 тәүлек саклана. 

Теге яки бу ризыкка гадәтләнү балачактан ук формалаша. Шуңа күрә колбаса ризыкларын көн саен алу кирәкми. Ашауны төрләндерү өчен генә аларны сирәк-мирәк алу хәерле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International