Тәтеш районында Сабантуй узды

2017 елның 14 июле, җомга

 2017 елның 9 июлендә Тәтеш районында яшәүчеләр һәм кунаклар татар милли бәйрәме – Сабантуйны гөрләтеп уздырды. Районның авыл җирлекләре милли “авыл” булдырып, бәйрәм кунакларын иртәннән үк татар, рус, чуаш һәм мордва утарлары хуҗалары каршы алды. Алар бәйрәмгә килгән халыкны милли аш-су һәм эчемлекләр белән сыйлады, җырлар сузды, халык биюләрен башкарды.

Бәйрәм театрлаштырылган тамашадан башланып китте. Анда татар халык бәйрәме – Сабантуйның килеп чыгу тарихы чагылдырылды, милли гореф-гадәтләр һәм традицияләр күрсәтелде. Шуннан соң, һәр елдагыча, мәйдан аша районның кыр эшләрен уңышлы тәмамлаган авыл хуҗалыклары машиналары узды.

Бәйрәм программасы балалар мәйданчыгын ачу, традицион ярышлар, гер күтәрү, ат чабышлары белән дәвам итте.

Көн дәвамында йөздән артыграк сәүдә ноктасы, шул исәптән 26 җәмәгать туклануы предприятиесе эшләде. Җәмәгать туклануы предприятиеләре белгечләре кулинария продукциясе һәм кондитер ризыкларының киң ассортиментын тәкъдим итте. Шәһәр һәм район халкының күңеленә киң ассортименттагы шашлык, пылау, поп-корн, татлы мамык бигрәк тә хуш килде.

Моннан тыш бәйрәмгә килгән халыкка Апас, Буа, Кама Тамагы районнарыннан, Казан шәһәреннән, шулай ук күршедәге Чуашстан Республикасы, Ульяновск өлкәсеннән килгән хосусый эшмәкәрләр һәм оештыру-хокукый формалары төрлечә булган оешмаларның азык-төлек товарлары, башка товарларының киң ассортименты тәкъдим ителде.

Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгече дә катнашты. Белгечебез бәйрәм кунакларына кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә үзләрен кызыксындырган сорауларга законнар нигезендә квалификацияле җаваплар бирде һәм көн кадагына суга торган темалар буенча буклетлар өләште.

Кыскасы, бәйрәм бик матур булды һәм онытылмас якты тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International