Кафеда легаль булмаган хәмер саталар

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Яңа Чишмә районы буенча бүлегеннән легаль булмаган хәмер продукциясен сату факты буенча тикшерү материалы карап тикшерү һәм тиешле карар кабул итү өчен алынды.

Әлеге фактны Яңа Чишмә интернат-йорты директорының уяулыгы нәтиҗәсендә билгеләүгә ирешелгән. Интернат-йортның тәрәзәләре “Удача” кафесы ягына карап тора. Көннәрдән бер көнне директор интернатта яшәүче берәүнең кафедан, курткасы эченә яшереп, нәрсәнедер алып чыгуын күреп ала. Директор интернат-йортта яшәүче әлеге ханымнан кафедан сатып алган әйберен күрсәтүен сорый, әмма тегесенең күрсәтәсе килми. Интернат-йорт директоры, озак уйлап тормастан,  участок полиция хезмәткәрен чакыра. Шулай итеп, гр.К пүнәтәйләрнең күз алдында 0,5 литр сыешлы пластик шешәгә тутырылган спиртлы сыекчаны чыгарып бирергә мәҗбүр була.  Шешәне 150 сумнан «Удача» кафесыннан алганлыгын таный.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән оператив чаралар барышында кафе сатучысы да бер шешә шундый ук продукцияне ихтыярый рәвештә  чыгарып биргән. Әлеге продукциянең этикеткасы да, Россия Федерациясе законында билгеләнгән маркировкасы да, шулай ук  товарны озату документлары да булмаган.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре легаль булмаган хәмер сату факты буенча административ тикшерү үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International