Эшмәкәр “фанфурик”ларны яшерергә маташты

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Сәрхушләр турында нинди генә килделе-киттеле җырлар, нинди генә мәзәкләр юк. Ә чынында алар бик зур бәлагә тарыган кешеләр бит.

Бернинди дә законга карап тормастан, әнә шул сәрхушләргә халык телендә “фанфурик” дип йөртелгән спиртлы сыекча сатып, кесәсен калынайту ягын караган намуссыз эшмәкәрләр һәр районда бар. Кагыйдә буларак, мондый сыекчаны сәләмә чалбары кесәсендә күп дигәндә 4 яки 5 биш сумлык тимер акчасы булган йолкышрак кыяфәтле адәмнәр сатып ала.

Менделеев районында да мондыйларның “күңелен күрергә” тырышучы эшмәкәр бар.

Бүген, мәгълүмати технологияләр көннән-көн киңрәк тарала барган бер мәлдә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына “фанфурик” сатучылар турында җиңел генә хәбәр итәргә була. Республикабызда яшәүчеләр бу мөмкинлектән әйбәт кенә файдалана башлады да.

Узган елда  Менделеевскиның “фанфурик” сатучысына карата “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына 5 хәбәр алынды. Аларның барысын да ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы белгечләре полиция һәм район башкарма комитеты хезмәткәрләре беләр берлектә карап тикшерде. Нәтиҗәдә “ике төрле максаттагы” барлыгы 1300 савыттан артыграк спиртлы продукция һәм лицензиясез сатылган 13 литр күләмендә хәмер продукциясе хуҗасыннан алынды. ТР Арбитраж суды барлык тикшерү материаллары буенча штрафлар салды. Эшмәкәр һәр тикшерү материалы буенча югарырак судларга шикаятьләр белән мөрәҗәгать итеп, үзен акларга маташты. Судка тапшырылган шикаятьләрне карау процедурасының шактый ук озак вакыт таләп итүе сәбәпле узган елгы тикшерүләрнең “койрыгы” әле һаман сөйрәлеп килә.

Сәрхушләрне һич “ташлыйсы” килмәгән бу эшмәкәрнең спиртлы сыекча сатуын дәвам итүе турында “Халык контроле”нә күптән түгел генә чираттагы хәбәр алынды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге һәм Менделеев районы хакимияте хезмәткәрләреннән торган мобиль төркем тарафыннан кибетне тикшергәндә сәүдә залында спиртлы продукциянең булмаганлыгы билгеләнде.  Металл пластиктан эшләнгән ишегенә «Посторонним вход воспрещен» дип язып куелган склад бүлмәсенә, йозакка бикләп куелганлыктан, эләгеп булмады. Тикшерүчеләрнең складны ачу таләбен ишетүгә, эшмәкәр тиз генә табанын ялтыратырга ашыкты. “Теләсә нәрсә эшләгез, хәзер мин үземнең адвокатымны җибәрәм”, –  дип кычкыра-кычкыра кибетеннән шылды  оятсызлыкның теге ягына чыккан эшмәкәр.

 Ни генә булмасын, ул югарыда телгә алып үтелгән факт буенча РФ КоАП 19.4 статьясындагы 6 өлеше (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә дәүләт контрольлеген (күзәтчелек) хәл итүче органның вазыйфаи затының законлы таләпләрен үтәмәү) нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзүгә чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International