Ремонтка тапшырылган әйбер югалса…

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Арча районында яшәүче бер ханым Казан шәһәрендәге кәрәзле элемтә салонында кыйммәтле смартфон сатып алган. Өч айдан соң товарның кимчелеге ачыкланган (заряд җыймый башлаган). Салон сатучысына әлеге проблема турында сөйләп биргәч, ханымга телефонын сервис үзәгенә гарантия ремонтына тапшырырга кушканнар. Ул, берсүзсез, шулай эшләгән дә. Әмма товарны ремонтка тапшырганнан соң бер ай узгач, смартфонының югалуын, бәясен капларга да җыенмауларын әйтеп, кулланучыны шок халәтендә калдырганнар.

Кулланучы ханым, бу мәсьәләнең ничек тә уңай хәл ителәсенә өметләнеп, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итте. Бүлек белгече, иң элек кулланучыны тынычландырып, киңәш-табышларын бирде, шуннан претензия хатын язарга ярдәм итте. Претензия хатына, бәясен раслау өчен, товар чегын кушып бирергә кирәк, дип кисәтеп куярга да онытмады.  

Сервис үзәге, кибет яки ремонт мастерское бушлай гарантия ремонтына яки түләүле ремонтка тапшырылган әйбернең сакланылышы өчен җавап бирергә тиеш. Хәтта ки әйбергә зыян килүгә яки аның югалуына фирма гаепле булмаса да.  Мәсәлән, угрылар кул сузган яки янгын чыккан очракларда кибет яки сервис үзәге сезгә китерелгән зыянны капларга тиеш. Чөнки әйберне нәкъ менә сез аларга ышанып тапшыргансыз бит.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 18 статьясындагы 1 өлешендә кулланучының сыйфатсыз товарга юлыгуы аркасында үзенә китерелгән зыянны тулысынча каплауны таләп итүгә хокуклы булуы күздә тотылган. Зыян 10 көн эчендә капланырга тиеш (“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 22 ст.). Капланмаган очракта, кулланучы каплау срогы чыкканнан соң килгән һәр көн өчен товар бәясенең 1%ы күләмендә неустойка түләтү яки мораль зыянны компенсацияләү турында өстәмә таләпләр куюга хокуклы.

Зыян төшенчәсе хокуклары санга сугылмаган затның шушы хокукларын торгызу, мөлкәтен югалту яки аңа зыян китерелү (реаль зыян) аркасында тотылган яки тотылачак чыгымнарын, шулай ук хокуклары бозылмаган очракта, гадәти шартларда бу зат өметләнә алган, әмма хәзер инде керми калган керемнәрен (кулдан ычкындырылган керем) аңлата (РФ Гражданлык кодексының 15 ст., 2 өлеше). 

Мәсьәлә претензия тәртибендә хәл ителмәсә, кулланучы хокукларын яклау турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә була. Суд шулай ук гаеплене “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 13 статьясындагы 6 өлеше буенча штрафка тартачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International