Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов 2017 елның 21 июлендә 11.00 сәгатьтә Лениногорск муниципаль районы хакимияте бинасында (адресы: ТР, Лениногорск ш., Кутузов ур., 1 й) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу, кулланучылар хокукларын яклау, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларын сату өлкәсендәге законнар буенча гражданнарны видео-кабул итү уздыра.
Түбәндәге телефоннарга шалтыратып, кабул итүгә язылып куярга була: (85595) 5-19-72; (8553) 33-67-02