Җәйге чорда җиләк-җимеш һәм яшелчә сайлау

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Җәйнең иң кызган чоры. Шәһәрдә яшәүче күп кенә гражданнарыбызның яңа өлгергән яшелчә, җиләк-җимешкә ябырылган чагы.

Мондый продукцияне сатып алганда һәм кулланганда гигиена таләпләрен белеп тору, ә иң мөһиме – аларны үтәү кирәк:

- яшелчә, җиләк-җимеш продукциясен махсус җиһазланган урыннардан гына – базар, кибет, җәйге палаткалардан сатып алу шарт. Җиләк-җимеш, яшелчә һәм кавын-карбызлар сату өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан расланыла торган сезонлы сәүдә урыннары бирелә.  Санитария кагыйдәләре нигезендә, яшелчә, җиләк-җимеш һәм кавын-карбызларны җирдән алып бирү рөхсәт ителми. Җиләк-җимешне вакытлыча саклау һәм сату өчен махсус аслыклар, киштәләр урнаштырылырга тиеш. Махсус билгеләнмәгән һәм тиешенчә җиһазланмаган сәүдә урыннарыннан, аеруча автомобиль юллары тирәсендәге урыннардан яшелчә, җиләк-җимеш сатып алудан баш тартыгыз;

- җирле продукцияне сайларга тырышыгыз. Ник дигәндә, үзебездә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, озын-озак юллар үтү һәм озак саклау кирәк булмаганлыктан, химик юл белән  ныклап эшкәртелүгә мохтаҗ түгел.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Әлмәт халкы менә инде икенче ел рәттән җирле җитештерүчеләребезнең бакча җиләге белән рәхәтләнеп сыйлану мөмкинлеге алды. Әйе, авыл хезмәтчәннәре бик күпләребез тарафыннан яратып кулланыла торган әлеге хуш исле продукцияне сәнәгать колачында үстерергә өйрәнде. Хәзер Ямаш авылындагы “Җиләк үзәне” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте басуларында җиләк уңышын җыю эшләре гөрли (http://www.almetievsk-ru.ru).

Шуны белеп торыгыз:

- кулланучының үтенече буенча сатучы продукциянең сыйфатын һәм сәламәтлек өчен зыянсызлыгын раслаган документлар күрсәтергә тиеш. Сату урынында мондый документларның булмавы билгеләнгән таләпләрне бозу булып тора;

- бозыла башлаган яшелчә, җиләк –җимешне, өлешләргә бүленгән карбыз-кавынны алмагыз. Яшелчә, җиләк-җимеш тиз бозыла торган продуктларга керә, шуңа күрә аларны суыткычларда һәм салкынча урыннарда сакларга кирәк;

- кулланыр алдыннан, яшелчә, җиләк –җимешне һәм кавын-карбызны краннан агып торган су белән яхшылап юу һәм кайнап чыккан су белән чайкап алу зарури.

Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре, шул исәптән претензия һәм дәгъва гаризалары проектлары әзерләү буенча киңәш-табышлар алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз. Безнең адресларыбыз:

Әлмәт районы һәм Әлмәт ш. 423450, 
Әлмәт ш., Гафиатуллин ур., 26 
тел.: (8553) 33-67-02


Азнакай районы һәм Азнакай ш. 423200,

Азнакай ш., .Нефтьчеләр ур., 23а,
тел.: (85592) 7-05-07


Баулы районы һәм Баулы ш.  423930,    
Баулы ш., Горюнов ур., 14 
тел.: (85569) 5-33-16

Бөгелмә районы һәм.Бөгелмә ш. 423230,

Бөгелмә ш., Гашек ур., 3
тел.: (85594) 6-71-17

Лениногорск районы һәм Лениногорск ш. 423250,
Лениногорск ш., Тукай ур., 7,  тел.: (85595) 5-19-72 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International