Ниһаять көннәр җылынды. Моны зарыгып көткән халык шундук бакчаларына агыла башлады.
Уяу сәүдәгәрләр, форсаттан файдаланып, турыдан-туры бакчачылык ширкәтләрендә үк сыра “разливайка”лары ачуга кереште. “Разливайка” дигәнебез еш кына ишеге, тәрәзәсе булган гадәти тимер вагон инде ул. Тәрәзәсеннән эсседә әлсерәгән бакчачыларга сыра һәм тәмәке саталар.
2017 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре Зеленодол районының Кызыл Яр авылында урнашкан «Атлашкино – 2» бакчачылык ширкәте территориясендәге стационар булмаган сәүдә объектында – гап-гади тимер вагончыкта контроль-касса техникасы һәм товарны озату документларыннан башка гына сатылган 198 литр күләмендә сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз әйләнештән алды.
Эшмәкәргә беркетмә төзү өчен тиешле урынга килергә чакыру җибәрелде. Материаллар, закон бозучыны административ штрафка тарту һәм законсыз әйләнештән алынган алкогольле продукциягә кагылышлы мәсьәләне хәл итү өчен, судка җибәреләчәк.