2017 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яки) әйләнешен кисәтү чараларын тормышка ашыру турында” 28.09.2015 ел, №1027 РФ Хөкүмәте карары һәм продукцияне юкка чыгару зарурилыгы турында заявкалар нигезендә, “Росспиртпром” АҖ вәкилләренә судлар карарлары буенча стандартларга, санитария кагыйдәләренә һәм гигиена нормативларына туры килмәгән конфискацияләнгән хәмер һәм спиртлы продукция тапшыру булды.
Барлыгы 642,755 литр күләмендә хәмер һәм 35,77 литр спиртлы продукция тапшырылды.
Конфискацияләнгән продукция Белгород өлкәсендә юкка чыгарылачак.