2017 елның 13 июлендә Чаллы шәһәре башкарма комитеты, “Татарстан кешеләре” халыкның төрле төркемнәренә ярдәм итү буенча хәйрия фонды президенты С.М.Изотовны (аннан югарыда телгә алып үтелгән эшчәнлек өлкәсендә закон бозу фактлары буенча бик күп мөрәҗәгатьләр алына) чакырып, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү буенча мобиль төркем рейдын оештырды.
22.00 сәгатьтән соң мобиль төркем Комсомольск районында 6 кибеттә булды. Шуның икесендә закон нигезендә тыелган вакытта, ягъни 22.00 сәгатьтән соң сыра сатуның ике факты ачыкланды. Закон бозучылар РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылачак.
Безнең белешмә: 2017 елның 6 аенда Чаллыда алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуның 165 очрагы ачыкланды.