Бер атна эчендә Татарстан Республикасы дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталындагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән төнге сәгатьләрдә сыра сату мәсьәләләре буенча 7 мөрәҗәгать алынган иде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты һәм «Форпост» иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән берлектә, ике сәүдә объектында тиешсез вакытта алкогольле продукция, тәгаенләп әйткәндә, сыра сату фактын раслады.
Алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозуларны ачыклауга ярдәм иткән гражданнарның һәркайсына 1000әр сум күләмендә акча биреләчәк.