2017 елның 2 июлендә иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонындагы Колхоз урамында, № 6/2 йорт каршында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәт шәһәре Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә гражданин М.Р. Габдрахмановның ИЖ 2717-230 маркалы машинасында сызлаган-авырткан урыннарга сөртү өчен эремә, дарулар әзерләү максатындагы концентрат, этил спиртын һәм этанолны (этил спирты күләме 95% тәшкил иткән 2500 савыт) ташу фактын билгеләде.
Әлеге факт буенча М.Р. Габдрахмановка карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды, административ тикшерү үткәрелә.
2017 елның 3 июлендә 14.00 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре Әлмәт шәһәре Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән бергә Әлмәт – Чаллы автомобиль юлында Кәләй авылы борылышында гражданин Т.Я. Әхмәтҗановның «Фиат Дукато» машинасында фармацевтика максатындагы, 100 мл сыешлы, 95%лы 2000 савыт антисептик эремә ташу фактын билгеләде.
Әлеге факт буенча да административ тикшерү уздырыла.
Югарыда телгә алып үтелгән барлык продукция законсыз әйләнештән алынып, үрнәкләре экспертизага җибәрелде