Туристлык продуктын (юллама) сатып алганчы, тарагентыгызның кайсы туроператор белән эшләвен һәм бу туроператорның Туроператорларның бердәм федераль реестрына кертелүе-кертелмәвен, шулай ук финанс белән тәэмин ителеше күләмен һәм (яки) персональ җаваплылык фонды күләмен белешегез.
Килешү төзегәндә, эчтәлеге белән җентекләп танышыгыз, аз гына шик туганда да, аңлатуларын сорап, туристлык компаниясе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез.
Туристлык продуктын сату турында килешүдә, аерым алганда, түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш (N 132-ФЗ Законның 10, 10.1 ст. ст., РФ Хөкүмәтенең 18.07.2007 ел, N 452 карары белән расланган Кагыйдәләрнең 14(2) п.):
1) туристлык продуктын сатучы (турагент, туроператор) атамасы, адресы (урнашу урыны) һәм почта адресы турында;
2) туроператорның реестр номеры;
3) туроператорның финанс белән тәэмин ителеше күләме, туроператор җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе һәм (яки) банк гарантияләре һәм финанс белән тәэмин итүне хәл иткән оешма турында мәгълүматлар. Туроператорга берничә оешма финанс белән тәэмин итүне хәл кылган очракта, шушы оешмаларның һәркайсы белән төзелгән килешүләр буенча мәгълүматлар аерым күрсәтелергә тиеш;
4) турист (сатып алучы) турында, туристлык продуктын (юллама) рәсмиләштерү өчен кирәкле мәгълүматларны кертеп;
5) туристлык продуктының (юллама) сумнардагы гомуми бәясе һәм аны түләү тәртибе турында;
6) туристлык продуктының үзенчәлекләре турында, сәфәр программасы, маршруты һәм шартлары (яшәү, туклану шартлары, экскурсоводның булу-булмавы һ.б.) турында мәгълүматларны кертеп;
7) якларның хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы турында;
8) килешүне үзгәртү һәм өзү, бәхәсләрне җайга салу яки зыянны каплау тәртибе турында;
9) турист тарафыннан претензияләр куб тәртибе һәм сроклары турында;
10) туроператорның җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе буенча яки банк гарантиясе буенча түләү турында турист тарафыннан таләпләр кую тәртибе һәм сроклары хакында;
11) туроператорның персональ җаваплылыгы фонды хисабына чынбарлыкта китерелгән зыянны каплау турында турист тарафыннан таләпләр кую тәртибе һәм сроклары хакында;
12) туристка китереп җиткерү пунктына китерү һәм кире алып кайту өчен электрон билет, кунакханәдә яки башка урнашу урынында урынны броньлау турында документ бирү шартлары;
13) турист файдасына иминиятләштерү килешүен (шартлары нигезендә сәяхәт кылган ил территориясендә иминиятләштерү очрагы килеп туганда туристка үтә ашыгыч рәвештә һәм кичекмәстән күрсәтелгән медицина ярдәме өчен түләү һәм (яки) түләү чыгымнарын каплау буенча иминиятләштерүченең бурычы күздә тотылган) төзү турында мәгълүматлар.
Туристлык продуктын сату турында килешүгә кушымталар булып түбәндәге документлар торырга мөмкин:
- броньлауга заявка (туристлар һәм хезмәт күрсәтүләр исемлеге турында мәгълүматлардан, шулай ук туристлык продуктын сатучы тарафыннан заказчыга җиткерелгән мәгълүматлар исемлегеннән торган);
- туроператор турында мәгълүмат;
- турагент турында мәгълүмат – килешү турагент белән төзелгән очракта;
- заказчыдан кабул итеп алынган документлар исемлеге.
Туроператор яки турагент сәяхәт башланырга кимендә 24 сәгать кала туристка туристлык продутын сату турында килешүнең төп нөсхәсен, туристлык продуктына керүче хезмәт күрсәтүләргә хокуны раслаган документларны (ваучер, билет һ.б.), турист файдасына төзелгән ихтыярый иминиятләштерү килешүен (иминиятләштерү полисы) – мондый килешү иминиятләштерүче исеменнән эш башкаручы тарафыннан төзелгән очракта – , шулай ук туристка сәяхәт кылу өчен кирәкле башка документларны тапшыруга бурычлы. Әлеге документлар туристка фәкать үзенең ризалыгы белән генә соңрак тапышырылырга мөмкин (N 132-ФЗ Законның 10 ст; N 452 Кагыйдәләрнең 19 п.).