Рейс тоткарланса, нишләргә?

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Рейс тоткарланган очракта, пассажир түбәндәге хокукларга ия (РФ ВК 108 ст. 2 п.; Федераль авиация кагыйдәләренең 227 п.; 07.02.1992 ел, N 2300-1 Законның 13 ст., 2 п., 15 ст.):

1) очудан баш тартуга. Әлеге сәбәп белән очудан баш тарту ирексездән баш тарту булып тора, һәм бу очракта авиакомпания, билет “кире кайтарып булмый” торган булса да, авиабилет өчен түләнгән акчаны кире кайтаруга бурычлы; 

2) китерелгән зыянны каплауга һәм мораль зыянны компенсацияләүгә хокуклы. Пассажир авиакомпаниягә рейс тоткарлануга бәйле рәвештә үзенә китерелгән зыянны (әйтик, алдан түләнеп куелган экскурсияләр өзелергә, пассажир поездга соңга калырга мөмкин һ.б.) каплау турында претензия белән мөрәҗәгать итүгә хокуклы.

Пассажирга, авиакомпания исеменә язылган претензиясе белән бергә, үзенә китерелгән зыянны  раслаган документлар күчермәләрен кушып бирергә кирәк. Претензия авиакомпаниягә очып китү пункты булып торан аэропортта яки килеп җитү пункты булып торган аэропортта куела. Эчке һава линияләрендә мондый претензия рейс тоткарланганнан соң алты ай эчендә куела (РФ ВК 124 ст., 4 п., 126 ст., 1 п., 4 пп);

3) пассажирны килеп җитү пунктына вакытында китереп җиткермәгән өчен авиакомпаниядән штраф түләтүгә хокуклы. Мондый штраф китереп җиткерергә тиешле вакыттан соң килгән һәр сәгать өчен билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь бәясенең 25%ы күләмендә, әмма авиабилет бәясенең  50% тан артып китмәгән күләмендә билгеләнелә – авиакомпания вакытында китереп җиткермәүнең җиңеп булмый торган көч-сәбәп аркасында, самолетның төзексезлеген (пассажирларның гомере һәм сәламәтлегенә янаган) юкка чыгару яисә авиакомпаниягә бәйле булмаган башка сәбәпләрне юкка чыгару аркасында килеп чыкканлыгын расламаса (РФ ВК 120 ст.).

Пассажир, рейс тоткарланганда, югарыда телгә алып үтелгән хокуклардан тыш, авиакомпания тарафыннан үзенә бушлай өстәмә хезмәтләрнең күрсәтелүенә, тәгаенләп әйткәндә, түбәндәге хезмәтләрнең күрсәтелүенә хокуклы (Федераль авиация кагыйләләренең 99 п.):

1) багаж саклауны оештыру;

2) җиде яшькә кадәрге балалы пассаҗирга ана һәм бала бүлмәсен бирү;

3) рейсны ике сәгатьтән артыграк көткәндә, сусауны баса торган эчемлекләр белән, шулай ук ике тапкыр телефоннан шалтырату яки электрон почта аша ике хәбәр җибәрү мөмкинлеге белән тәэмин итү;

4) рейсны дүрт сәгатьтән артыграк көткәндә, кайнар ризык белән тәэмин итү. Шуннан соң да рейс тоткарланса, көндез һәр алты сәгать саен, төнге сәгатьләрдә – һәр сигез сәгать саен ашау-эчү белән тәэмин итү;

5) көндез – рейсны сигез сәгатьтән артыграк көткәндә һәм төнге сәгатьләрдә – алты сәгатьтән артыграк көткәндә, кунакханәгә урнаштыру һәм пассажирларны аэропорттан кунакханәгә кадәр һәм, киресенчә, кунакханәдән аэропортка кадәр бушлай китерү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International