1 июльдән 1500 миллилитрдан артыграк сыешлы полимер савытта хәмер продукциясен ваклап сатарга ярамый башлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы шуны хәбәр итә: 2017 елның 1 июленнән, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында” 22.11.1995 ел, № 171-ФЗ Федераль законның 16 статьясындагы 2 пунктының 15 пунктчасы нигезендә, 1,5 литрдан артыграк сыешлы полимер савытта (тулысынча полиэтиленнан, полистирол, полиэтилентерефталаттан яки башка полимер материалдан эшләнгән савыт яисә төрелмә) алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми.
Шулай итеп, 2017 елның 1 июленнән 1500 миллилитрдан артыграк сыешлы полимер савытта хәмер продукциясен, шулай ук мондый савытка агызып, сыра һәм сыра эчемлекләрен, сидрны ваклап сатарга ярамый.
Бу тыюны бозган өчен 1 июлдән компанияләргә 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф яный. Бер үк вакытта товар, РФ КоАП 14.16 статьясындагы 2.2 өлеше нигезендә, конфискацияләнергә дә мөмкин.