Хәмер әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында хәбәр иткән өчен премия күләме 1дән 3 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Узган елда Татарстанда хәмер әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында хәбәр иткән өчен 120 кешегә барлыгы 303 мең сум күләмендә акча түләнгән. Агымдагы елда исә 95 кеше бүләкләнгән (җәмгысе 358 мең сум “акча эшләгән”). Бу хакта “«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов хәбәр иткән.
Исегезгә төшерәбез: алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында хәбәр иткән кешеләрне матди бүләкләү Татарстанда 2016 елның маенда кертелгән иде. Мондый хәбәрләрне ТР Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталындагы “Халык контроле” бүлегенә җибәрергә була. Закон бозу фактларына битараф калмаган кешеләргә дәүләт тарафыннан бүлеп бирелә торган акча күләме арткан. 2016 елда бу максатка республика бюджетыннан 1 миллион сум акча җибәрелсә, быел инде – 2 миллион. Премияләр күләме, элеккечә үк: 1 меңнән 3 мең сумга кадәр.
“Түләүләр күләме ачыкланган закон бозу төренә бәйле. Хәбәре расланып, физик затка, хосусый эшмәкәргә карата административ беркетмә тутырылса, гражданинга 1 мең сум түләнелә. Хәбәре расланып, 10 литрдан 100 литрга кадәр законсыз продукция әйләнештән алынса, гражданинга 2 мең сум түләнелә. Лицензиясез генә хәмер сату (законны тупас бозу булып тора) турында хәбәр иткән кешегә дә шундый ук күләмдә премия бирелә. Ә инде хәбәре расланып, закон бозу факты буенча җинаять эше кузгатылган яки 100 литрдан артыграк күләмдә хәмер продукциясе законсыз әйләнештән алынган очракта, гражданинга 3 мең сум акча түләнелә. “Халык контроле”нө җибәрелгән хәбәрләр буенча җинаять эшләре кузгатылмады әле, ә менә 100 литрдан артыграк күләмдә хәмер продукциясенең законсыз әйләнештән алынганы бар инде”, – дип сөйләгән Рөстәм Арсланов.
Хәбәрдә закон бозуга юл куелган сәүдә объектының фотосурәте булу мәҗбүри. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, хәбәрне алганнан соң, планнан тыш тикшерү үткәрә. Мәгълүмат расланса, закон бозу факты буенча беркетмә төзелә, ә инде хәбәр җибәрүчегә премия түләнелә.