2017 елның 21 июлендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Р.Ф.Нәфыйков Мөслим муниципаль районының Олы Чакмак авыл җирлеге хакимиятендә гражданнарны шәхсән кабул итү үткәрде.
Кабул итү барышында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче, шулай ук кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Ришат Фәргат улы мөрәҗәгать иткән һәрбер кеше белән, закон нигезләмәләрен, Түбән Кама территориаль органына һәр конкрет очракта ни рәвешле ярдәм итеп булуын җентекләп аңлатып, эчкерсез сөйләште.
Авыл җирлегендә яшәүчеләрне хәмер һәм куллану базарындагы вәзгыять, шулай ук азык-төлек товарлары бәяләрен контрольлектә тоту буенча дәүләт органы вәкаләтләре кызыксындырды. Ришат Фәргат улы аңлатып үткәнчә, дәүләт органы хезмәткәрләре, “Этил спиртын, алкогольле продукцияне җитештерүгә, әйләнештә йөртүгә һәм сыйфатына дәүләт контрольлеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мәсьәләләре” 05.08.2005 ел, № 391 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Татарстан Республикасы предприятиеләре җитештергән продукция сатуны арттыруга юнәлдерелгән чараларны эшләү һәм тормышка ашыру эшчәнлеген хәл итә, шулай ук республикабызның эчке базарында халык куллануы товарлары бәяләре һәм ассортиментына мониторинг үткәрә.
Барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар һәм киңәш-тәкъдимнәр бирелде, өстәмә өйрәнү таләп иткән кайбер мәсьәләләр контрольлеккә алынды.