Икътисадый совет утырышы

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

2017 елның 21 июлендә район прокуроры, полиция бүлеге начальнигы, район башкарма комитеты, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, федераль һәм төбәк хакимият органнарының структур подразделениеләре җитәкчеләре катнашында Аксубай муниципаль районының икътисадый совет утырышы булып узды. Утырышта Түбән Кама территориаль органыннан контрольлек-инспекция бүлегенең белгеч-эксперты Г.Г. Билалов катнашты.

2017 елның 6 аенда районның авыл җирлекләре буенча алкогольле продукция сатуга йомгак ясау киңәшмәнең көн тәртибенә кертелгән икенче мәсьәләсе булды. Белгечебезгә шулай ук алкогольле продукцияне ваклап сату өчен лицензия рәсмиләштерүгә, моның өчен объектларны (сәүдә нокталарын) әзерләү тәртибенә, бу сәүдә объектларына карата таләпләргә кагылышлы сораулар бирелде (2017 елның 31 мартыннан “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнештә йөртүне дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчү)  чикләү турында”    22 ноябрь, 1995 ел, № 171-ФЗ Федераль законга үзгәрешләр кертелде – әлеге үзгәрешләр нигезендә, шәһәр җирлекләрендә алкогольле продукцияне ваклап сатучы оешмалар мондый максатта һәр аерым подразделениенең урнашу урыны буенча гомуми мәйданы кимендә 50 кв.м тәшкил иткән сәүдә объектларына, шулай ук авыл җирлекләрендә алкогольле продукцияне ваклап сатучы оешмалар мондый максатта һәр аерым подразделениенең урнашу урыны буенча гомуми мәйданы кимендә 25 кв.м тәшкил иткән сәүдә объектларына ия булырга тиеш. леге үзгәрешләр нигезендә, не дәүләти җайга салу һәм алкоголкчеләре, авылҗирлекләре башлыклары, федерал

Барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International