26 июль көнне 14:00 сәгатьтә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә чистартылган эчәр суны дегустацияләү булачак.
Дегустация үткәрүнең максаты – эчәр су үрнәкләрен чагыштыру, шул ук вакытта суның конкрет үрнәкләренең кеше организмына йогынтысын бәяләү турында белгечләрнең фикерен белеп, дегустация нәтиҗәләрен кулланучыларга ирештерү.
Дегустациядә су үрнәкләрен министрлыклар һәм ведомстволар, контрольлек итүче органнар, сынау лабораторияләре, Казан медицина университеты, җитештерүче предприятиеләр, сәүдә челтәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бәяләячәк.