Әтнә районы Яңа Шашы авылында яшәүчеләр белән очрашу

2017 елның 25 июле, сишәмбе

2017 елның 21 июлендә Әтнә районы Яңа Шашы авыл советы бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б.И. Кадыйров, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И. Абдуллина авыл җирлегендә яшәүчеләр белән чираттагы очрашу уздырды.

Очрашуда гражданнарның сыйфатсыз товарны башкасына алыштыру һәм кире кайтару очракларында үз хокукларын яклауга; товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү срокларына; товарларга экспертиза үткәрүгә; кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерүгә кагылышлы сораулары каралды.

Моннан тыш алкогольле продукцияне сату үзенчәлекләре һәм азык-төлек товарларының сыйфаты, яраклылык срогы чыккан ризыклар сату проблемалары каралды.

Авыл халкына товар һәм сатучы турында нинди мәгълүматлар белән кичекмәстән танышу хокукына ия булулары, этикеткаларны ничек итеп дөрес укырга кирәклеге, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базарында килеп чыгу ихтималы булган төрле низаглы хәлләрдә үзләрен ни рәвешле якларга кирәклеге турында сөйләп үтелде.

Шулай ук авылда яшәүчеләр игътибарына хәмер продукциясен ваклап сату өлкәсендәге законга кертелгән соңгы үзгәрешләр, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының һәм төп кече закон актларының гомуми нигезләмәләре җиткерелде.

Чарага җыелган халык үзләренең хокуклары турында зур кызыксыну белән тыңлады. Очрашу барышында территориаль орган реквизитлары урын алган визиткалар, куллану базарының төрле өлкәләрендә кулланучылар өчен мәгълүматлар белән шыплап тулган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International